Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Өмет” 6 еллыгын билгеләп үтте

Бу көннәрдә Нурлатта аноним алкоголиклар һәм наркоманнарның "Өмет" җәмгыяте оешуга 6 ел булу уңаеннан чаралар үтә.

Бүгенге көндә Нурлатта "Өмет" 20ләп әгъзаны берләштерә. Җәмгыять әгъзалары бу датаны Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, республиканың башка районнарында яшәүче һәм Россиянең Самара, Димитровград, Ижевск шәһәрләрендә яшәүче 150ләп дуслары һәм фикердәшләре белән белән билгеләп үтте. Чаралар кичә, 23 августта, район үзәк хастаханәсе базасында оештырылган форум белән башланып китте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марат Йосыпов, наркоконтроль буенча федераль службаның Түбән Камадагы өлкән оперуполномоченные Гөлнара Хәбибуллина катнашып, форумда катнашучыларга теләкләрен җиткерделәр. Соңрак чаралар "Заречный" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда дәвам итте. Биредә катнашучылар өчен кызыклы һәм бай программа әзерләнгән иде.
Гомумән, "Өмет"леләр өчен Нурлатта мондый чаралар традициягә әйләнеп килә. Узган елда алар 5 еллык юбилейларын шулай ук "Заречный"да зурлап билгеләп үткәннәр иде. Форум кунаклары аның ел да файдалы һәм кызыклы узуын билгеләп үтәләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат