Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта партия Кыш Бабае сабыйларга бүләк өләште

Шимбә, 20 декабрьдә, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлеге башкарма комитетының телефоны бер дә тынып тормады дияргә була. Чөнки бу көнне биредә "Алло, "Бердәм Россия"нең Кыш Бабае тыңлый" акциясе үтте.

Көндезге 11дән 2гә кадәр башкарма комитет телефон номерына чыга алган сабыйлар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән аралаша алдылар, аңа үзләре, шөгыльләре турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Ә аннан җирле бүлекчәснең башкарма комитетына партия Кыш Бабаеннан бүләкләр алырга килделәр. Биредә исә аларны Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият геройлары көтеп тора иде, алар балаларга чын бәйрәм һәм партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Равил Кузюров исеменнән татлы бүләкләр тапшырдылар. Шул рәвешле, бу көнне Нурлатның 15 баласы онытылмас бәйрәм кәефе һәм бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Кыш Бабае