Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта “Салават күпере” төрле милләт балаларын җыйды

    Бүген, 24 мартта, Нурлатта "Салават күпере" милли мәдәниятләр республика балалар-үсмерләр фестиваленең сайлап алу туры үтә.

    Мәдәният сарае сәхнәсендә республиканың 9 районыннан 300дән артыграк бала чыгыш ясый. Биредә үк кул эшләреннән декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре күргәзмәсе эшли. Фестиваль ТР мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан быел өченче тапкыр оештырыла. Жюри әгъзасы, фестивальнең һәм Халыклар дуслыгы йортының режиссеры Зәмирә Гәрәева әйтүенчә, ул Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәни һәм сәнгати байлыгын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелә. Сәхнәдәге иң яхшы номерларны исә 18 апрельдә Яшел Үзәндә үтәчәк Гала-концертка сайлап алачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: