Нурлатта шәхси транспорт тикшерелә
16 сентябрьгә кадәр "Азык әзерләү. Частник" профилактик операциясе дәвам итә.
- Әлеге профилактик операция азык культураларын җыеп алу чорында шәхси тракторлар һәм таккычлар, үзйөрешле азык җыю техникасы катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары булдырмас, аларны куркынычсыз эксплуатацияләү максатыннан үткәрелә, - дип хәбәр итте Гостехнадзорның Нурлат районы инспекциясе начальнигы Расих Сатдаров. - Бу көннәрдә авылларга һәм шәһәр урамнарына чыгып, үзйөрешле техниканың торышын, хуҗасының эксплуатацияләүгә рөхсәте, идарә итүгә хокукы, теркәү документлары булу-булмауны тикшерәчәкбез. Ачыкланган закон бозулар буенча тиешле чаралар күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев