Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта якташ хәрби-интернационалистларны искә алу көннәре башланды

15 февраль - Әфганстан Республикасыннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 26 еллыгына багышланган чаралар районда бүген, 11 февральдә үк башланып китте.

Хәрби комиссариат, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният бүлекләре, социаль яклау идарәсе, "Форпост" яшьләр формированиесе һәм ДОСААФ белгечләре өч маршрут буенча Әфган һәм Чечня вакыйгаларында һәлак булган якташларыбызның каберләрен яд кылдылар. Бу көнне Зирекле, Тимерлек, Яңа Тумба, Колбай Мораса, Яңа Әмзә, Төрнәс, Мамык, Аксубай районының Шәрбән авылларында, Нурлатта мәктәп укучылары катнашында митинглар узды, яу кырында ятып калган якташларыбызның каберләренә веноклар салынды.
Әлеге дата уңаеннан 15 февральдә шәһәр паркында 10.00 сәгатьтә тантаналы митинг узачак. Әфганстанда үз интернациональ бурычларын үтәгән, Чечня Республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә һәм башка локаль конфликларда катнашкан якташларыбыз чарада катнашырга чакырылалар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X