Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта яшәүче Елена Васильева хыялына ышанычлы адымнар белән бара

Шәһәрнең 2нче мәктәбе чыгарылышы Елена Васильева химия буенча БДИда 99 балл җыйды.

“Химия һәрчак минем яраткан фәнем булды, шуңа имтиханны да югары балларга тапшырганмындыр, мөгаен”, – ди Елена.

 Әңгәмәбез барышында химиянең әле 8нче сыйныфтан ук яраткан фәненә әверелүе ачыкланды. Елена аны мәктәп программасыннан тыш үзлектән дә өйрәнә башлый. 9нчы сыйныфта үзенең химия буенча белемнәрен имтиханда сынап карарга була. Ул чагында да максималь балл җыярга аңа нибары бер балл җитми кала. Фәнне тагы да яхшылабрак өйрәнергә шул этәргеч биргәндер дә мөгаен, ул медицина университетына керергә ныклы карар кыла.

 Имтихан тапшырган көнне бүген елмаеп искә ала. Бер дә дулкынланмый, чөнки аны югары баллга тапшырасын яхшы белә. Аңа бик җитди әзерләнә бит: мәктәптәге гадәти дәресләрдән тыш, укытучыдан өстәмә белемнәр дә ала, онлайн-курслар да уза. Дистанцион курсларда гына да кыз 7 меңнән артыграк биремне үти. Хыялдагы 100 баллга нибары бер баллы җитмәвенә исә борчылмый. Дөрес, башта уңайсызланган.

– Кайда хата ясавымны белгәч бик гаҗәпләндем. Икенче, иң авыр өлештәдер дип уйлаган идем, тестта булып чыкты, анда мин беркайчан хата ясамый идем, – ди Елена.

Ныклы белемнәре һәм имтихандагы уңышы өчен Елена укытучыларына рәхмәтле. Әйтүенчә, укытучысы Вера Летфуллина аңа һәр яклап ярдәм иткән, бергәләшеп биремнәрне үтәгәннәр, мәсьәләләр чишкәннәр.

– Вера Константиновнага зур рәхмәт, кайчагында үзебез ниндидер мәсьәләне чишә алмаганда төн уртасында да шалтыратырга туры килә иде. Ә ул һәрчак ярдәм итәргә әзер, – дип үзенең остазына рәхмәт белдерә Елена.

Хәзер кыз университетка керү турында әмер чыгуын көтә. Алда исә – тагы да җитдиерәк уку еллары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев