Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта зональ киңәшмә үтте

    Кичә, 24 июльдә район Советында видеоэлемтә режимында ягу сезонына әзерлек буенча республика штабының зональ киңәшмәсе үтте.

    Нурлатта киңәшмә эшендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты. Биредә социаль өлкәдә казаннарны алмаштыру программасын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Казаннар һәм газ җайланмаларын монтажлауны төгәлләгән районнар арасында Нурлат та әйтеп үтелде. Киңәшмәдә төзелеш комплексы мәсьәләсе дә күтәрелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: