Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан җәмәгать Советы рәисе Линар Маняпов Казанда киңәйтелгән утырышта катнашты

Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге каршында эшләүче җәмәгать Советы рәисе Линар Маняпов Казанда узган киңәйтелгән утырышта катнашып кайтты. - Утырышның беренче өлеше экстремизм, терроризмны профилактикалауга багышланды, сөйләшү барышында республика территориясендә яшәүче чит ил гражданнарына хокукый ярдәм күрсәтү проблемасы да күтәрелде, - ди Линар Нурисламович. - Тәнәфестә Татарстан МВДсы буенча экскурсия...

Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге каршында эшләүче җәмәгать Советы рәисе Линар Маняпов Казанда узган киңәйтелгән утырышта катнашып кайтты.
- Утырышның беренче өлеше экстремизм, терроризмны профилактикалауга багышланды, сөйләшү барышында республика территориясендә яшәүче чит ил гражданнарына хокукый ярдәм күрсәтү проблемасы да күтәрелде, - ди Линар Нурисламович. - Тәнәфестә Татарстан МВДсы буенча экскурсия оештырылды. Моннан тыш, Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче кризиска каршы үзәк эше һәм МВДның музей эшчәнлеге белән дә таныштык. Утырышның икенче өлешендә җәмәгать советлары эшчәнлеген алып бару буенча гамәли занятиелар уздырылды. Очрашу барышында эшлекле уенда да катнашырга туры килде. Тәҗрибә уртаклашу ягыннан да бик файдалы очрашу булды. Үзебездә оешкан Советта мондый семинар - киңәшмәләрне үткәрүне эш системасына кертергә дигән ниятләр белән кайттым. Тәҗрибә уртаклашып, фикер алышып эшне файдалы итеп оештырырга һәм халыкның эчке эшләр органнарына ышанычын арттырга мөмкин дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Линар Маняпов