Нурлаттан яшь пар 2014нче елның 14нче феврален 14 ел көткәннәр
Бүген 14.02.2014 - Гашыйклар көнендә 14.00дә Нурлатның ЗАГС бүлегендә Игорь Синяков белән Анна Беляева никахларын теркәделәр.
Яшьләрнең никах көне итеп нәкъ менә бу көнне сайлауларының тагы бер сере бар - алар 14 ел очрашканнар һәм кәләшнең туган көне дә 14нче августта икән. Игорь белән Анна гаилә тормышларын шундый икеләтә символик мәгънәгә ия датадан башлап, мәхәббәт белән гомер итәргә хыялланалар һәм 14ле саны үзләренә бәхет һәм уңыш китерәчәк, дип ышаналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев