Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Оештыру комитетының икенче утырышы үтте

    Кичә, 10 февральдә, район советының зур залында Нурлат муниципаль районында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының икенче утырышы үтте.

    Аны район башлыгы Равил Кузюров алып барды. Утырышта ике көн тәртибе каралды. Нурлат районында балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү, истәлекле-мемориаль чаралар уздыру турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Сингатуллина, сугыш һәм хезмәт ветераннарының район Советы рәисе Разия Садретдинова һәм Нурлат гимназиясе директоры Владимир Кашкаров чыгыш ясадылар. Нурлат муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына социаль ярдәм күрсәтү буенча башкарылган эшләр турында "Гармония" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Елена Пичушкина һәм Нурлат район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илшат Солтанов чыгыш ясадылар.
    Очрашуда ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Хәйруллин катнашты, ул республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршы алу максатынан башкарылган һәм алда торган эшләр турында мәгълүмат бирде. Утырышта республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина катнашты. Очрашуга район башлыгы Равил Кузюров йомгак ясады. Ул республикада, шул исәптән районда да бу юнәлештә зур эшләр алып барылуын әйтте һәм әлеге барлык эшләр дә сыйфатлы итеп башкарылсын, сугыш михнәтләрен күргән бер генә кеше дә игътибарсыз калмасын, дип билгеләп үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: