Реклама
Агымдагы елның 1 августыннан Әлки, Аксубай һәм Нурлат районнарына хезмәт күрсәткән ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат районындагы территориаль бүлеге оптимальләштерелде.
Хәзер бүлек хезмәткәрләре 4 район - Чирмешән районы халкына да кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә хезмәт күрсәтәчәк. Оптимальләштерү узган оешма ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге дип атала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз