Пенсионерлар ярыша
Узган атнаның шимбәсе Нурлат пенсионерлар берлеге өчен үзенчәлекле булды. Пенсионерлар шахмат такталары артында очрашты.
Бу - пенсионерлар арасында шахмат буенча III республика турнирының беренче этабы иде. Призлы урыннарны Р.Миннебаев, Ә.Насыйбуллин, Н.Фатыйхов, Н.Баринова алдылар. Алар турнирның Чистайда узачак зона турында катнашачаклар, аннан Казанда финал була. 2010 елда безнең пенсионерлар хәлиткеч уеннарга үтә алмаганнар иде, бәлкем, быел бәхет елмаер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев