Реклама
Узган шимбә көнне "ТатРИТЭКнефть" ның яшьләр советы идарә тарихында беренче тапкыр пейнтбол ярышлары үткәрде.
Иптәшләрчә очрашуда 4 команда катнашты, ә җиңү 1нче нефт-газ чыгару цехы операторы Ринат Мостафин җитәкләгән коллективка насыйп булды. Призы да бик үзенчәлекле иде җиңүчеләр өчен: җәйге нигъмәтләрдән генә сыйланырга сүз куешкан егетләр кавын-карбызның иң беренче телемнәрен аларга бирделәр.