Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Полиция Кыш Бабае бүләкләр өләште

"Полиция Кыш Бабае" акциясе чорында районның ОВД хезмәткәрләре 34 гаиләдә булып бүләкләр өләштеләр, әңгәмәләр дә үткәрделәр.

- Ел саен кышкы каникуллар чорында мондый акция үткәрү бездә традициягә әйләнде инде. Аның барышында Кыш Бабай балалар белән очраша, бүләкләр өләшә. Имин булмаган, аэ тәэмин ителешле һәм күпбалалы гаиләләргә барып, татлы бүләкләр, җылы киемнәр, уенчыклар, кәрәзле телефоннар өләшәбез, - ди полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча начальнигы Камиль Шакиров.
Узган җомгада кунакларны Мәгыйзовлар һәм Андроновлар гаиләләрендә якты йөз белән каршы алдылар. Эмиль Мәгыйзов кунакларны көтеп алуын әйтте:
- Безгә Кыш Бабай икенче ел рәттән килә инде. Шуңа да сеңелләрем Алина һәм Аделя белән алдан ук әзерләнеп, шигырьләр дә ятлап куйдык, - ди малай.
Катя Анронованы да Полиция Кыш Бабае ел саен котларга онытмый икән. Быел Кыш Бабай аңа үзенчәленкле бүләк - кәрәзле телефон бүләк иткәч, кыз бик шатланды. Хәзер аның да яшьтәшләренеке кебек үк кәрәзле телефоны булачак. Шәһәрнең 2нче мәктәбендә укучы Катя район башлыгы Наил Шараповның "Ледок" спорт мәктәбендә узган чыршы бәйрәмендә дә, мәктәптәгесендә дә булырга өлгергән инде. Һәр гаиләдә дә балалар полиция Кыш Бабаен көтеп алганнар икән, алар бергәләшеп шатландылар, шигырьләр-җырлар җырлап күрсәттеләр. Ә ата-аналар полиция хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән игътибарга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Акция 8 гыйнварьга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия МВДсы Нурлат ОВДсы