Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Полициядән дә курыкмыйлар

Соңгы елларда гына да районда эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә һөҗүм итүнең 4 очрагы теркәлгән.

Шундый очракның берсе узган елның декабрь аенда була. Нурлат районара тикшерү бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, полиция хезмәткәре аек булмаган гражданин П. белән аңлату эшләре алып барган вакытта тегесе эчке эшләр бүлеге хезмәткәрен сүгенү сүзләре белән тирги башлый. Әлеге мыскыллауга түзмәгән участок уполномоченные аек булмаган П.га карата административ беркетмә төзергә дип, икенче участковыйны чакыра. Исерек гражданинны медицина экспертизасы үткәрергә дип Нурлат үзәк хастаханәсенә алып китәләр. Юлда гражданин П. полиция хезмәткәренең берсенә ташлана, һәм машинаны туктатырга мәҗбүр булалар. Әлеге мөмкинлектән файдаланган П. тиз генә вакыйга урыныннан кача. Дөрес, икенче көнне үк яшәү урынында тоткарлана. Әмма гаепләнүче үз гаебен танымый. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев