Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Прививкадан баш тартмагыз

Районда кискен инфекцияле һәм паразитлы авыруларга кагылышлы хәл чагыштырмача тотрыклы кала бирә, дип хәбәр иттеләр Нурлат шәһәре һәм районы буенча баш дәүләт санитария табибы хезмәтендә.

Мисал өчен, сентябрьдә кискен эчәк инфекциясенең 19 очрагы, 159 йогышлы авыру теркәлгән, шуның 106сы - өске сулыш юллары авырулары.
- Моннан тыш, узган айда 8 агулану очрагы булды, - ди Роспотребнадзорның территориаль органы начальнигы Дилүсә Әндарова. - Шулар арасында алкоголь белән, углерод окисенең токсик йогынтысыннан агулану очраклары бар. Кызганычка каршы, үлемгә китергән агуланулар да очрый.
Әмма сентябрь агуланулар белән генә истә калмады әле. Узган айда хайваннар тешләүдән зыян күргән 21 кеше мөрәҗәгать иткән, 4се - балалар. Районда халыкны гриппка каршы прививкалау дәвам итә. Илкүләм проект кысаларында халыкны гриппка каршы вакцинацияләүдә федераль бюджет хисабына түләүсез нигездә 15000 кешене колачлау планлаштырыла. Монда мәктәпкәчә учреждениеләрдәге балалар, 1-11 сыйныф укучылары, медицина, мәгариф хезмәткәрләре, шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм студентлар керә. Сентябрьдә барлыгы 5075 кешегә прививка ясалган, шуларның 1612се - балалар, бу планлаштырылганнан азрак әле.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X