Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Призывниклар арасында зона ярышларында нурлатлылар III урын алды

Көзге чакылышта армиягә китәргә тиешле егетләр арасында узган республика спартакиадасының зона турыннан Нурлат командасы өченче урынны яулап кайтты.

-Чистайда узган зона туры ярышларында барлыгы 7 команда көч сынашты. Безнең Аграр техникум студентларыннан торган команда хәрби хезмәткә әзер булуларын күрсәтте, - ди "Форпост" яшьләр формированиесе җитәкчесе А.Садретдинов. Нурлат чакырылышлары "КамАЗ" машинасын да оста йөрткәннәр, физик яктан да көчләрен күрсәткәннәр.
Районда яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү өчен базаның яхшы булуын хәрби комиссар, подполковник Радик Саймуллов та билгеләп үтте.
- Юкка гына республика безнең районны дүртенче ел рәттән яшьләрне армия хезмәтенә әзерләү буенча Бөтенроссия конкурсына чыгармый торгандыр. Хәрби хезмәт нигезләре мәктәпләрдә бирелә башлый. Узган ел район мәгариф учреждениеләренә хәрби служба нигезләре буенча 3 класс кайтарылган булса, быел тагын 6ны кайтару планлаштырыла, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия "Форпост" Чмстай