Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Шәһәр прокуратурасы коллективы, хезмәткәрләр саны аз булуга да кармастан, илебез законнары үтәлешенә күзәтчелеккә юнәлдерелгән бурычларны тулы күләмдә хәл итә.

Кеше һәм гражданнарның хокуклары һәм ирегенә кагылышлы законнарның үтәлеше өлкәсендә шәһәр прокуратурасы тарафыннан быел 1200дән артыграк кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.

* Без законлылык һәм гражданнарның, шул исәптән инвалидлар, хезмәткәрләр, пенсионерларның хокуклары истә тотылуына зур игътибар бирәбез, – ди шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Евгений Сергеев. – Экстремистлык эшчәнлеге, террорчылык мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә, узган елда шәһәр прокуратурасы тарафыннан бу өлкәдә 115 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Хәзерге вакытта прокурор

катнашындагы барлык актлар да канәгатьләндерелде, барлык кагыйдә бозулар бетерелде.

Шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы билгеләп узганча, экстремистлык буенча хокук бозуларның зур өлеше Интернет челтәре аша башкарыла.

* Узган елда шундый 10 факт ачыкланды, алар арасында балигъ булмаганнар тарафыннан кылынганнары да бар. Нурлатлылар экстремистылк һәм террорчылык эшләре буенча хөкемгә тратылмадылар, әмма районыбыздан чыккан кешеләр республиканың башка районарында мондый җинаять эшләренең фигурантлары булдылар, – ди ул.

Реклама

Прокуратура эшчәнлегендә гаепләү хәлиткеч роль уйный: 2018 елда 277 затка карата 259 җинаять эше буенча гаепләү алып барылган. Шуларның 7 се балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган.

Коррупциягә каршы тору да – прокуратура хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә торган өстенлекле юнәлеш. Евгений Сергеев хәбәр итүенчә, 2018 елда алар тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә 66 закон бозу очрагы ачыкланган, әлеге фактлар буенча 57 представление чыгарылган, 82 вазифаи зат дисциплина җаваплылыгына тартылган – аларга замечание ясалган, шелтә, эштән чыгарылуга китергән аеруча каты шелтә белдерелгән. Моннан тыш, 7 җинаять эше кузгатылган, аларның барысы да судка кадәр җиткерелгән. Коррупция буенча җинаятьләр кылган затлар җинаять җаваплылыгына тартылган, шул исәптәп ирекләреннән мәхрүм ителгән.

Евгений Сергеев билгеләп үткәнчә, социаль өлкәдә хезмәт законнарын бозу, инвалидларның билгеле бер административ объектларга керә алулары буенча да хокук бозулар ачыкланган. Халык мөрәҗәгатьләре буенча да зур эш алып барыла, узган ел 380 мөрәҗәгать кабул ителгән. Мисал өчен, прокуратура ярдәме белән ияртеп йөрүче эт кирәк булган күрү буенча бер инвалидның хокукларын якларга мөмкин булган.

– Без судка дәгъва гаризасы юлладык, ул суд тарафыннан канәгатьләндерелде, һәм башкару производствосы кысаларында без аңа ияртеп йөртүче эт бирдерүгә ирештек, – диде Евгений Сергеевич. – Бүгенге көндә ул хуҗасына ярдәм итә. Агымдагы елда да инвалидлар өчен кулай тирәлек белән бәйле юнәлеш өстенлекле булып калачак: халыкның аз мобильле төркеме өчен кулайлык таләпләренә туры килсен өчен сәламәтлек саклау, массакүләм мәдәни өлкәләрне, ял итү учреждениеләрен, шулай ук төрле төрдәге административ биналарны тикшерәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев