Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Прокуратура тикшерүләре яңа закон бозу очракларын ачыклаган

Нурлат шәһәр прокуратурасы Финанс базарлары буенча Федераль службаның төбәк бүлегендәге сайтка куелган мәгълүматларын өйрәнү нәтиҗәләре буенча, Идел-Кама төбәгендә Федераль службага 2010 елга хисап бирми торып, исемле кыйммәтле кәгазьләр ияләре реестрын үз белдекләре белән алып баручы оешмалар (акционерлык җәмгыятьләре) барлыгын ачыклады.

Тикшерүләр барышында "Техсервис" ЯАҖ һәм "КОС и Г" ЯАҖнең, "Акционерлык җәмгыятьләре турында"гы Федераль законның 44нче маддәсен һәм Россия ФСФРының 13.08.2009 елгы "Исемле кыйммәтле кәгазьләр ияләре реестрын исемле кыйммәтле кәгазьләр эмитенты буенча алып бару тәртипләренең үзенчәлекләре турында"гы № 09-33/пз-н әмеренең 3нче пунктын бозып, исемле кыйммәтле кәгазьләр ияләре реестрын алып баручы акционерлык җәмгыятьләренең агымдагы елның 15 февраленә кадәр Россия ФСФР органнарының үз тору урыннарындагы оешмаларына хисап җибәрмәгәнлекләре ачыкланды.
Әлеге тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, Нурлат шәһәр прокуроры тарафыннан оешмалар җитәкчеләренә карата РФ КоАПының 19.7.3 маддәләре буенча административ хокук бозулар буенча эш кузгатылды һәм әлеге эшләр алга таба карау өчен ФСФРның Идел-Кама төбәге бүлекчәсенә җибәрелделәр.
* * *
Нурлат шәһәр прокуратурасы "Сибинвест-Ломбард" ОООсы бүлекчәсендә җинаяти юл белән табылган керемнәрне легализацияләү (акча "юдыру") һәм террорчылыкны финанслау турындагы законнарны үтәүне тикшерде.
Тикшерүләр барышында "Җинаяти юл белән табылган табышларга һәм террорчылыкны финанслауны легальләштерүгә (акча "юдыру"га) каршы тору турында"гы 07.08.2001 елгы № 115-ФЗ Федераль законының 7нче маддәсе 2нче пунктының һәм җинаяти юл белән табылган табышларга һәм террорчылыкны финанслауны легальләштерүгә (акча "юдыру"га) каршы тору максатларында акчалата средстволар һәм башка төр милек белән булган операцияләрне гамәлгә ашыручы оешмаларның кадрларын әзерләү һәм өйрәтүгә таләпләр турындагы Финанс мониторингы Федераль службасының 01.11.2008 елгы № 256 әмере белән расланган Нигезләмәсенең күрсәтелгән тармакта белемнәрне башлангыч тикшерүне өйрәтү һәм үткәрү программасының план-графигын үзвакытында расламау өлешендә тайпылышлар ачыкланды.
Шул рәвешле, Нурлат шәһәр прокуратурасы "Сибинвест-Ломбард" ОООсы директоры Н.Г.Шустововага законнарның бозылуын бетерү турында представление бирелде, аның нәтиҗәләре буенча бер вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев