Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Радик Ибраһимов “Волжская коммуна” призын отты

    Нурлатның танылган чаңгычысы Радик Ибраһимов Самара шәһәрендә мәртәбәле турнирдан чемпион исемен яулап кайтты.

    "Волжская коммуна" газетасы призларына уздырылучы ярышлар елдан-ел Идел буе төбәкләрендәге иң көчле спортчыларны җыя. Быелгы, 73нче бәйгедә дә Самара, Татарстан, Оренбург, Свердловск кебек төбәкләрдән меңгә якын чаңгычы көч сынашкан. Мисал өчен, Радик катнашкан төркемдә генә дә масс-старттан 300ләп спортчы кузгалган. Нурлат автоюллар идарәсе хезмәткәре, чаңгы спорты буенча СССР спорт мастеры Радик Ибраһимов исә шулкадәр көчле көндәшләре арасында югалып калмыйча, ун километрлы дистанциянең беренче чарымнарыннан ук лидерлыкка чыга алган һәм финишка да беренче булып килгән. Спортчы үзе бу ярышларга ел буе әзерләндем, ди.
    - Һәр елны үземә билгеле бер планка куям, - дип бәян итә быелгы максатларын Радик. - Быел нәкъ менә "Волжская коммуна" ярышларында җиңү өчен тырыштым, моңа ел буе әзерләндем, дисәм дә ялгыш булмастыр. Һәм бу максатыма ирешү минем өчен киләсе елга бик яхшы стимул булыр дип өметләнәм.
    Быелгы ярышларда исә Нурлаттан тагы Айдар Әндаров белән Андрей Сираҗетдинов та катнашып кайтты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: