Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Равил Кузюров Нурлат шикәр заводының яңа директорын тәкъдим итте

    Бүген, 28 апрельдә Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров гомумшәһәр планеркасында Нурлат шикәр заводының яңа директорын тәкъдим итте.

    "Нурлат шикәр заводы" ААҖен моңарчы Алтай өлкәсенең "Черемновский сахарный завод" ААҖ генераль директоры булып эшләгән Игорь Анатольевич Сагайдак җитәкләячәк. Район башлыгы заводта планлаштырылган өлешчә реконструкцияне үткәрүдә һәм эшкәртүне заманча җитештерү дәрәҗәсенә күтәрүдә яңа җитәкчегә зур бурыч йөкләнүен әйтеп, максимум ярдәм күрсәтергә чакырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: