Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы ветераннарны Яңа ел табынына җыйды

Бүген, 30 декабрьдә район һәм шәһәр башлыгы Равил Кузюров Бөек Ватан сугышы, шулай ук төрле тармакларда фидакарь хезмәт куйган хезмәт ветераннарын Яңа ел уңаеннан бәйрәм табынына җыйды.

Равил Әфраимович иң элек аларның барысы белән дә күрешеп-танышып чыкты.
- Мин бүген бик шат, чөнки сезнең кулларыгызда, карашларыгызда яшәү көчен тойдым, - диде ул бәйрәм табынын ачып. - Биредә төрле тармакларда көч түккән ветераннарыбыз җыелган, димәк, состав бик куәтле дигән сүз. Нурлат районының көчле потенциаллы булуы, районның үсүе - сезнең хезмәтегез. Алга таба тагы да югарырак үрләргә ирешербез дип ышанам, һәм монда сезнең төпле киңәшләрегезгә дә өмет итәм, - дип төгәлләде ул сүзен һәм ветераннарны Яңа ел белән котлап, иң изге теләкләрен юллады. . Аннан бәйрәм иң күркәм мизгел белән дәвам итте: Равил Кузюров Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Коноваловны 90 яшьлек юбилее белән котлады - Россия Президенты Владимир Путинның рәсми котлау открыткасын һәм район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ветеран Равил Кузюров