Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Район Советы утырышы үтте

Нурлат муниципаль районы советының сишәмбе көнне үткән чираттагы унтугызынчы утырышы каравына куелган җиде мәсьәләнең беренчесе һәм күләмлесе 2012 елның беренче яртыеллыгында Нурлат муниципаль районының консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше иде.

Тема буенча докладны районның финанс-бюджет палатасы рәисе Гөлфия Нуруллина ясады. Докладчы бу чорда керем һәм чыгымнар буенча планнар үтәлешен яктыртты, аларның чыганакларын күрсәтте һәм нинди максатларга тотылуын бәян итте. Керем буенча район бюджетының план билгеләнеше 428303 мең сум итеп башкарылган, алар муниципаль учреҗдениеләрдә эшләүчеләргә хезмәт хакын, отпуск акчаларын вакытында түләргә, җирле бюджетның социаль әһәмиятле түләүләрен кыенлыксыз башкарырга мөмкинлек биргән. Бюджетның керем өлешен ары таба да уңышлы хәл итү өчен салым түләүчеләр белән бюдҗетка кертемнәрне вакытында түләү, недоимканы киметү яки кыскарту буенча эзлекле эш алып бару кирәк булачак, күчемсез милекне паспортлаштыру һәм теркәүне дәвам итү дә җирле салым базасын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте докладчы. Бюджетның чыгым өлеше үтәлеше төгәлләштерелгән планга карата 99 процент тәшкил иткән, оратор аның һәр маддәсе буенча хисап тотты. Бюджет средстволарын нәтиҗәле куллануда бюджет учреҗдениеләрен нормалар буенча финанслау уңай тәэсир итәчәк, дип белдерде.Чыгымнарны киметүдә һәр нәрсәдә экономия, средстволарны максатчан тоту зарурлыгы ассызыкланды.
Шуннан соңгы дүрт мәсьәлә антикоррупцион сәясәтне көйләү буенча федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, милекләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар бирүгә кагылышлы иде.Утырышта бу уңайдан 2011 елның 20 маенда кабул ителгән карарга үзгәрешләр кертелде, муниципаль фазифага исәп тотучы яисә аларны вакытлыча алыштыручы затларның мәгълүмат бирү тәртибе турында Нигезләмә расланды. Нурлат муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль слуҗба вазифасын алып торучы хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының әлеге мәгълүматларын районның рәсми сайтында урнаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру өчен бирү тәртибе турында Нигезләмә дә бертавыштан расланды. Жирле үзидарә органнарында эшләүче әлеге мәгълүматларны бирергә тиешле муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи исемлеге ачыкланды.
Көн тәртибендәге соңгы мәсьәлә нигезендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе составына билгеләү өчен М.Әюпов кандидатурасын депутатлар бертавыштан якладылар.
Утырыш каралган мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Финансбюджет палатасы Консолидациялђнгђн бюджет ТР Њзђк сайлау комиссиясе