Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Районда иң әйбәт уңыш "Южная" һәм "Нурлат сөте" хуҗалыкларында

Бу 15776 гектар дигән сүз. Уру белән суктыру арасында аерма юк диярлек, чөнки игеннәрне турыдан-туры алалар. Урак темпына еш яуган яңгырлар комачаулый, кичә дә җыелган мәйданнар бары 984 гектар гына тәшкил итте. Район буенча уртача уңыш әлегә 22,4 центнер чыга. Иң әйбәт уңыш "Нурлат сөте"ндә һәм "Южная"да: 31,7 һәм 25,9...

Хуҗалыкларда көзге чәчү өчен җир әзерләү бара. Быел уҗым чәчү өчен 19226 гектар җир әзерлисе була, әлегә бездә ул 10859 гектарда гына әзер. "Сөләйманов Ә.И." хуҗалыгында бу эш инде 91 процентта үтәлгән, "Колос" һәм "Южная"да әзер җирләр барлык мәйданнарның 81-75 процентын тәшкил итә. "АгроРазвитие" белән "Нурлат сөте"нә темпны арттырасы бар, аларда җир әзерләү күрсәткече 27-33 процент кына.
Кыр эшләре белән бер вакытта орлык әзерләү дә бара. Анысы 4800 тонна кирәк булачак, әлегә 2957 тонна орлык салынган.
Бүген барлык эшләрне комплекста, әйбәт темп һәм сыйфат белән алып бару бурыч итеп куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат районы Урыпќыю "Южная" ОООсы "Нурлат сљте" ОООсы