Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Районның төп музее Сталинград сугышы экспонатлары белән тулыланды

    Бүген эзтабарлар Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музеена чираттагы хәтер вахтасыннан алып кайткан трофейларын тапшырдылар.

    Алар арасында алты көпшәле минометның 150 миллиметрлы реактив снаряды, фугас-ярчыклы снаряд, минаның койрык өлеше, зенит җайланмасы щитының бер кисәге, "Эрликон" немец зенит пушкасы гильзасы, солдат итеге дагасы бар. Алар музейда сугышчан дан залында үз урыннарын алачак. Әмма эзтабарларның музей белән хезмәттәшлеге моның белән генә бетми әле. Алар акрынлап кына үзләре тапкан экспонатларны реставрацияләячәк.

    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: