Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Ремонтны торбалардан башладылар

Капиталь ремонт программасы быел да уңышлы тормышка ашырыла.

Хәммәдиев урамындагы 2нче йорт - капиталь ремонт программасына кертелгән йортларның берсе. Подрядчы "Дом-строй" ОООсы биредә эшләрне февральдә башлаган.
- Бар көчне түбә алмаштыруга юнәлтәбез. Хәзер керамик кирпечтән төтен-вентиляция торбаларын күтәрәбез. Алар барысы 14әү. Һава торышы мөмкинлек бирсә, атна ярымда эшне төгәлләячәкбез, - ди прораб Андрей Пушкин.
Әлеге йорт йомшак түбәле, подрядчылар торбалар белән эшләрне төгәлләгәннән соң парапет өюгә һәм ике яклы түбә өчен бәпкәләр җыярга керешәчәкләр. Ә түбәне профнастил белән ябачаклар.
Тулаем алганда, подрядчылар бу объектта ике төрле эш башкарырга - түбәне ясарга һәм фасадны ремонтларга тиешләр, соңгысына козыреклар, отмосткалар һәм цоколь дә керә. Кайбер эшләр башкарылган инде. Мисал өчен, җылы ишекләр, подъездларда пластик тәрәзәләр куйганнар.
"Домстрой" бу йорт белән беррәттән башка объектларда да эш алып бара. Әнә, Түбән Чаллыдагы башлангыч мәктәптә 91 иске тәрәзәне пластикка алмаштырганнар. Керү төркемнәре белән дә эшләрне төгәлләгәннәр, тимер һәм янгынга каршы ишекләр урнаштырганнар, кирәк булган урыннарда гипсокартоннан бүлмәара стеналар ясаганнар. Әлеге объектка лимит 8 млн. сум тәшкил итә һәм эшләрнең 48 проценты төгәлләнгән инде. Объектны тапшыру срогы 1 августка гына билгеләнгән булса да, һава торышы көйле барса, аны иртәрәк тә төгәлләргә ниятлиләр. "Домстрой" Шашин урамындагы 27нче йортны да капиталь ремонтлау белән шөгыльләнә. Биредә әле декабрьдә үк су һәм канализация системалары эшләрен башкарганнар. Биредә подъездларда ремонт үткәрергә, цокольне, түбәне алыштырырга кала.
Тулаем район буенча быел капиталь ремонт программасы кысаларында 12 фельдшер-акушерлык пунктын, Мамык табиблык амбулаториясен, 11 күпфатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Капиталь ремонт эшләре белән 6 подряд оешмасы шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат