Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Республика этабына чыктылар

d“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә “Балалар рәсем ясый” 14нче республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясадылар.

Быел бәйге Россиядә Дан һәм хәтер елы, ТАССРның 100 еллыгы һәм юл хәрәкәте иминлеге темаларына багышлап 1-4 сыйныф укучылары арасында үткәрелә һәм анда яшь нурлатлылар зур активлык белән катнашкан. Җиңүчеләр арасында Радмир Шәфыйков (10 яшь), Екатерина Богданова (9 яшь), Камилә Әбделганиева (6 яшь), Әмирхан Хәйруллин (8 яшь), Дарья Яковлева (8 яшь), Лев Чернов (9 яшь) һәм Герман Богданов (7 яшь) бар. Аларның эшләре Казанга бәйгенең йомгаклау этабына җибәрелгән. Әйтергә кирәк, яшь нурлатлылар ел саен әлеге бәйгедә җиңүчеләр арасына керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев