Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Республика “Остабикә”ләрен барлый

    "Нурлат"ТРКсы корреспонденты Гүзәл Җамалова иртәгә "Остабикә" конкурсында катнашачак.

    Татарстан Диния нәзарәте һәм республика мөслимәләр берлеге оештырган әлеге конкурста 25 районнан татар хатын-кызлары катнашачак икән. Милли кием, дини белем, татар йолаларын, гореф-гадәтләрен белү, тыйнаклык, әдәплелек, пөхтәлек, зәвык, аш-суга осталык һәм шулар өстенә аерым сәләтеңне дә күрсәтү - конкурста төп таләпләр итеп әнә шулар куела. Һәр яктан булган Гүзәл үзен лаеклы күрсәтә алыр дип уйлыйбыз, әле бит аңа җанатарлар да булышачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: