Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Режимны бозган өчен – штраф

Шул көннәрдә Россия МВДсының Нурлат бүлеге мобиль төркеме эшмәкәр Х.ның ваклап сату объекты – Ленинград урамындагы кибетенең 22.30га кадәр эшләвен ачыклаган.

– Шулай итеп эшмәкәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы “Республика территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча чаралар турында”гы Карарының 8нче пунктын бозган. Аның буенча санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр ваклап сату объектларына (даруханәләр һәм автоягулык салу станцияләреннән тыш) 22.00дән 6.00гә кадәр эшләү тыела, – диде Россия МВДсының Нурлат бүлеге штабы начальнигы Нина Киселева. Эшмәкәргә карата РФ КоАПның 20.6.1 маддәсе буенча административ беркетмә төзелгән. Аңа суд 30 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Шул ук маддә буенча суд махсус салым режимын кулланып, җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт куючы үзмәшгуль ханыма карата да штраф билгеләгән. Ачыкланганча, аның хезмәткәрләре шәхси саклану чараларыннан башка эшләгәннәр, шулай ук биредә туклану да оештырылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев