Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Россия көнен Нурлат солдаты туган җирендә каршы алды

    Язгы чакырылыш дәвам итә, булачак солдатлар армия сафларына озатыла, шул арада армия хезмәтен үтеп кайткан егетләр исәпкә баса торалар. Узган язгы чакырылышта киткән 100 егетнең 50се өйләренә кайткан инде.

    12 июнь - Россия көнен Гәйтән авылында яшәүче Наталья һәм Василий Пайдугановлар гаиләсе аеруча көтеп алды. Чөнки бу көнне аларның төпчек уллары Виталий армия срогын тутырып, сау-сәламәт килеш якыннары янына кайтты. Уллары кайтасына әти-әни шашлыгын әзерләп куйды, мунчасын да якты. Улы бер ел өй ризыгы ашамаган, дип әнисе тәм-томнарын мулдан пешерде.
    дулкынландыргыч мизгелләр биләп алды. Пайдугановларның барлык туганнары Россия һәм Татарстан әләмнәре һәм плакатлар, җыр-музыка белән кичке сәгать сигезләр тирәсендә дулкынланып, Нурлат тимер юл вокзалында поезд каршы алырга җыелды. Менә ул, зарыгып көткәнң әти-әни, туганнар, дус-ишләр белән очрашу мизгелләре, шатлык яшьләре. Бу мизгелләрне баласын ерак юлдан көтеп каршы алган ата-аналар гына аңлый торгандыр.
    - Балаңның исән-сау кайтуын күрү - зур бәхет, - гаилә башлыгы Виталий. - Безнең гаилә өчен Россия көне икеләтә бәйрәмгә әйләнде хәзер. Бу көнне билгеләп үтүне гаилә традициябезгә кертәчәкбез. Үзем дә Читада хезмәт иткән идем. Улым Виталийга да шунда хезмәт итәргә насыйп булды. Улыбыз армия сафларына узган ел 7 июньдә киткән инде, шөкер 370 көн эчендә өйгә кайтып җитте. Балаңны читкә чыгарып җибәргәч, көннәрне генә түгел, сәгатьләрне дә саныйсың икән ул.
    Бер ел элек армия сафларына алынган Виталий моңа кадәр Нурлат аграр техникумында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән булса, армиядә элемтәче һөнәрен дә өйрәнеп кайта. Шуңа да эшсез калырмын дип курыкмый. Бераз ял итеп алгач, эшкә урнашу планнары белән яши.
    - Армиягә бару минем өчен чын тормыш мәктәбе булды, - ди егет үзе. - Яңа танышлар, режим һәм читтә әти-әнидән башка яшәп карау мөстәкыйль булырга өйрәтте. Аннан өстәмә һөнәр үзләштерү үзе зур плюс. Бер ел сизелми дә узып китте, шуңа да әлеге мәктәпне һәр ир-егеткә узарга киңәш итәм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: