Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Россия әләме көнен автохәрәкәт белән билгеләп үтәчәкләр

    Нурлат районының рус милли-мәдәни оешмасы Россия әләме көнен Мамык-Төрнәс маршруты буенча автохәрәкәт белән билгеләп үтмәкче.

    Ул 22 август көнне булачак. Акциянең оештыручысы, җәмгыять җитәкчесе Юлия Магарина әйтүенчә, автоколонна торак пунктлар урамнары буйлап әләмнәр белән йөриячәк. Ул шулай ук барлык теләүчеләрне акциядә катнашырга чакыра. Чара иртәнге 9да Мамык авылының "Нефтьче" мәдәният йорты яныннан башланып китә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: