Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Нурлат” ТРКсы директоры Резеда Гиняева Сейшел утрауларында ТНТ каналының региональ партнерлары съездында булып кайтты

Нурлат ТРКсы директорының съездда унынчы тапкыр катнашуы инде бу. Канал аны һәр елны нинди дә булса экзотик илдә үткәрә, файдалы итү белән бергә танып-белү җәһәтеннән кызыклы итәргә һәм катнашучыларга ял мөмкинлеге дә бирергә тырыша.

Хәтерләсәгез, узган ел съезд Шри Ланкада үткән иде. Быел исә аның Һинд океаны уртасында урнашкан илдә узуы катнашучыларга тагы да зуррак тәэсирләр калдырган. Ил 115 утраудан тора, аның күбесе- кеше яшәми торган утраулар. Съезд исә Маэ утравында, илнең халыкара аэропорт урнашкан башкаласы Виктория шәһәрендә узган. Аның программасы нигезендә канал партнерлары кеше яшәми торган утрауда уздырылган тимбилдингта-эшлекле уеннарда һәм тау сукмагы буйлап җәяүле походта катнашканнар, шәһәр буенча экскурсиядә булганнар. Катнашучылар игътибарын җәлеп иткән нәрсә-

ташбакалар биредә Һиндстандагы сыерлар кебек үк, изге санала һәм һәр җирдә иркенләп йөри икән. Әлбәттә, ТНТ каналы программаларының, аерым алганда, "СтендАп"- шоуның резидентлары белән аралашу да җанлы узган. Очрашуның иң мөһим чарасы-еллык эшчәнлеккә йомгак ясалган конференциядә ел җиңүчеләре билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев