Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Шаярган идегезмени?!

Үсмерләрнең шуклыгы эш юклыктан чыккан икән: 9 гыйнварда кичен 15-17 яшьлек Вишневая Поляна малайлары 112 номерын җыеп янгын турында хәбәр итәләр. Ялган чакыруга 125нче ПЧның кизү каравылы чыга.

- Таныш малайларымны очраттым да, аннан бергәләп таксофонга бардык, мин янгын частена шалтыратып, Абляскинода бер йорт яна дип хәбәр иттем (үсмер әлеге йортның хуҗасын да әйтте хәтта - ред.), - дип сөйли әлеге балигъ булмаган үсмерләрнең берсе балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение инспекторы кабинетында, анда аларны әти-әниләре белән чакырганнар иде. Малайлар бу шалтырату белән генә чикләнмиләр әле. Аннан 02не җыялар. Алар бернидән дә читенсенеп тормыйлар булып чыкты. Янгын частенда сигналны алгач, ярдәмгә ашыгалар. "Элегрәк экстрен службаларга ялган хәбәр җибәрү уңаеннан мөрәҗәгатьләр кергәне юк иде, - ди балигъ булмаганнар эшләре подразделениесе начальнигы Камил Шакиров. - Заманча технологияләр ярдәмендә андый сигналларны ачыклавы кыен түгел. Үсмерләрнең кем икәнлекләре кыска вакыт эчендә ачыкланды. Хәзер аларның уку урыннарына үсмерләргә контрольне көчәйтү турында представление җибәреләчәк. Моннан тыш, 17 яше тулган бер үсмергә административ беркетмә тутырылды. Тиешле яшькә җитмәгән үсмерләрнең ата-аналарына да, балигъ булмаганнарны карап тору һәм тәрбияләү вазифаларын үтәмәгәннәре өчен беркетмәләр төзелде", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев