Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Шаярырга урын юк

125нче Янгын часте диспетчерлары бәйрәмнең соңгы көннәрендә ике янгын очрагын теркәгәннәр.

6 гыйнвар көнне Куйбышев ур., 40 адресы буенча торак баракта электр үткәргеченең кыска ялганышы аркасында янгын чыга. Төтен исен сизеп күршеләре коткару хезмәтен чакыралар. Ә 7 гыйнварда 18.32дә Салдакайдан торак йорт януы турында сигнал керә. Кизү каравыл килеп җиткәндә, йортны ялкын ялмап алган була инде. Ут чыгуның сәбәбе - янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүдә. Болардан тыш, ялган чакырулар да булган: 2 се - шәһәрдән, 1 - Абляскинодан. 125нче янгын частенда әйтүләренчә, ялган мәгълүмат бирүчеләр ачыкланачак һәм җаваплылыкка тартылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев