Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Шешә - туп түгел шул...

    Шикәрчеләр бистәсе стадионындагы җыештырылмаган шешәләр шәһәрнең 3нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучысына "ашыгыч ярдәм" службасын чакыртуга сәбәп булган.

    Балалар өйләренә кайтып барганда стадионда баррикада ясап, "Царь гора" уенын уйнамакчы булалар. Әмма уен гына күңелсез тәмамлана. Шешә бәрешеп уйнаган балаларның берсенә эләгеп зыян сала. 3нче мәктәп җитәкчелеге хәбәр итүенчә, әлеге очракта бернинди "криминал" юк.
    - Балаларның уен вакытында төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, - диде ситуациягә аңлатма биргән директор урынбасары Антонина Щербакова. - Балага беренче ярдәмне сыйныф җитәкчесе күрсәткән. Бүген бала дәрескә килде. Мәктәп җитәкчелегенең мондый тынычлыгы гына гаҗәпләндерә: "төрле хәлләр"нең ахыры гына гел бертөрле бетмәсә?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: