Шоферлар ярышты
"Татспецтранспорт" ИК спартакиадасы кысаларында "Нурлат УТТсы" ОООсы шул көннәрдә Лениногорскида йөзү ярышларында катнашып кайтты.
Анда идарәче компаниянең барлык 10 УТТсы командасы да бар иде. Нурлатлылар команда беренчелегендә призерлар арасына кермәсәләр дә, әйбәт әзерлектә булуларын күрсәтеп кайттылар. Мисал өчен, 2нче трактор колоннасы бульдозерчысы Равил Сәмигуллов III урын алды. Тулаем алганда, УТТ хезмәткәрләре Спартакиада кысаларында ел дәвамында 10 спорт төрендә ярышачаклар. Йөзүдән соң милли көрәш булды, анда Нурлат УТТсы электригы Марсель Гозәеров - I, ә 1нче автоколонна шоферы Илназ Миннебаев III урыннар алдылар. Киләсе ярышлар аркан тартышу буенча булачак, анысы Җәлил УТТсында үтәр дип планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев