Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәрдә беренче һәйкәл

Тимер юлчылар микрорайонында гражданнар сугышы корбаннарына куелган һәйкәл “Нурлат” станциясе халкының тарихка хөрмәте үрнәге булып тора.

Әлеге һәйкәл кемгә һәм ничәнче елда куелган соң? 1918нче ел. Советлар хөкүмәте ил буйлап җиңү маршы белән атлый, әмма аңа мөнәсәбәт берьяклы гына булмый. Хәрби интервенция оеша, кораллы көрәш башлана, җәй һәм көз айларында илебез көнчыгышында аеруча куркыныч хәл килеп туа. 60 меңләп акгвардияче һәм реакция командованиесен үз эченә алган Чехословакия корпусы советларга каршы фетнә күтәрә. “Нурлат” станциясе хәрби хәрәкәтләр районында кала – ак чехлар ИделБөгелмә тимер юлы буйлап Сембер (хәзерге Ульян) шәһәренә юнәләләр. Июль башында “Нурлат” станциясендә ак чехлар подразделениесе урнаша. Августның беренче көннәрендә Кызыл Армия частьлары һөҗүмне кире кайтарып, станциягә якын киләләр һәм вокзалның ул вакытта агачтан төзелгән бинасына ут төртәләр, әмма чигенергә мәҗбүр булалар. Урта Идел буен яулап алып, акгвардиячеләр канлы террор җәелдерә. Әсирлеккә алынган кызылармиячеләр, коммунистлар һәм комсомолларны “Нурлат” станциясенә китерәләр һәм биредәге ташкүмер склады территориясендә атып үтерәләр. Алар арасында Тенеево хәрбиреволюция дружинасы комиссары Анфим Иванович Молчанов, станция телеграфисты В.Голубчиков, Васильевкадан укытучы, Кизләүдән ике советлар активисты һәм тирә-як авылларда яшәүче, исемнәре билгесез кешеләр була. Августта Кызыл Армия тимер юл линиясе буйлап Сембердән Бөгелмәгә таба хәрәкәт итә башлый. Октябрьнең беренче көннәрендә ул “Нурлат” станциясен азат итә. Халык атып үтерелгән кешеләрнең җәсәдләрен шәһәр үзәгендәге тимер юл кичүе янындагы туганнар каберлегенә күчерә. Комсомол ячейкасы һәм аның секретаре Александр Шлюев инициативасы белән 1922 елда әлеге урынга зур булмаган һәйкәл – фанерадан кызыл йолдызлы пирамида куела. 1932 елда исә кирпеч монумент урнаштыралар. Ел саен Советлар Армиясе һәм Җиңү көннәрендә биредә нурлатлылар һәлак булганнарның хәтерен яд кылып, чәчәкләр салалар. 1965 елда Исаак Сандлер инициативасы белән шәһәрдә мемориаль корылма төзелә башлый, 1966 елда солдат һәйкәле урнаштырыла, Мәңгелек ут куела. Җиңү көнен бәйрәм итү яңа монумент тирәсенә күчерелә. Беркадәр вакыт үткәннән соң, гражданнар сугышы корбаннарына багышланган һәйкәлне яңадан урнаштыралар. Стеладагы барельеф Казан сәнгать фонды остаханәсендә башкарыла. Анда өч – кызылармияче, крестьян һәм эшче фигуралары төшерелә һәм “Гражданнар сугышы корбаннары истәлегенә. 1918-1920 еллар” дип языла. Һәйкәл Куйбышев урамында тимер юл вокзалы янында урнашкан, туганнар каберлеге дә шунда күчерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев