Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Штрафлар артты

2012 елның 24 ноябреннән РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 14нче маддәсе 2.1 өлешенә үзгәрешләр кертелде. Әлеге маддә этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукция, шулай ук сыра һәм аның нигезендә ясалучы эчемлекләрне сату кагыйдәләрен бозуга кагылышлы.

- Моңа кадәр балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлек саткан өчен гражданнарга - 5000 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 20000 меңгә, юридик затларга 100000 сумга кадәр административ штраф күздә тотылган булса, хәзер штрафлар суммасы бермәбер арттырылды, - дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алия Гатина. Шул рәвешле, быелның 24 ноябреннән әлеге маддәне бозган гражданин 30000-50000, вазифаи зат 100000-200000, юридик затлар 300000-500000 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин, диде белгеч. Чара кырыстыр, әмма гадел - киләчәк буынның сәламәтлеге кадерлерәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X