Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Соңгы ифтарны Нурлат районы башлыгы уздырды

    Кичә, 27 июльдә Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров ифтар ашы үткәрде.

    "Яшьлек" ресторанында узган әлеге мәҗлескә район имамнары, картлар чакырулы иде. Иң элек район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов уразаларны матур узуын билгеләп үтте, һәм шундый изге мәҗлесләр оештырган өчен җитәкчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Аннан Коръән сүрәләре укылды, ил-көнгә тынычлык, бәндәләргә саулык теләп догалар кылынды. Район башлыгы Равил Кузюров та район картларына активлыклары, дин эшен матур, пөхтә алып барганнары өчен рәхмәтен җиткерде, һәммәсенә саулык-сәламәтлек теләде.
    Әлеге мәҗлестә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин. ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов та катнаштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: