Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Сыйфат теләсәгез, күмәк антенна куегыз

Соңгы араларда цифрлы форматта телевизор караучылардан күрсәтү сыйфатының начар булуы турында зарлар еш керә башлады.

Без бу уңайдан Биләр РТЦсы начальнигы Анатолий Федоровка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне аңлатты:
-Нурлаттагы ретранслятор аша бер елга якын DVB-Т2 цифрлы форматындагы 1нче федераль мультиплекс күрсәтелә. Күрсәтү сыйфатына зарлар кергәннән соң, без Казан белгечләренә мөрәҗәгать иттек, әмма алар сигналларның һәм сурәтләрнең яхшы сыйфатлы булуын билгеләделәр. Сәбәп - бары тик күмәк кабул итүче урам антенналары булмауда. Сигналларны сыйфатлы кабул итү өчен көчәйткечләр белән өй түбәләренә урам антенналары куярга киңәш итәбез.
Сораулар белән Биляр телецентрына мөрәҗәгать итә аласыз, телефон: 884341-40201.
Редакциядән: тик менә бүген күпкатлы йортның түбәсенә күмәк антенна кую мәшәкатенә кем алыныр икән? Без инде йорт түбәсе антенналары заманы артта калды, дип уйлаган идек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев