Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Сөйләшүгә җыеналар

    19 - 21 февральдә Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе кысаларында узачак түгәрәк өстәл артында сөйләшүләргә районнардан да авыл хуҗалыгы белгечләре чакырыла.

    "Татарстан АПКсының 2013 елда үсеш йомгаклары һәм 2014 елда авыл хуҗалыгы үсешенең нәтиҗәле юллары" дигән темага түгәрәк өстәл секцияләргә бүленеп оештырылачак. Безнең район аграрийлары алты теманы сайлаганнар, алар фермерлык үсеше, терлекчелекне үстерү һәм ит, сөт җитештерү, игенчелектә заманча технологияләр кебек темаларга сөйләшүләрдә катнашачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: