Таккычларны тикшерәчәкләр
Гостехнадзорның Нурлат районы һәм шәһәре бүлеге 8 июньнән "Трактор-Таккыч" профилактик операциясенә кушыла. 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк профилактик операция үзйөрешле машиналар һәм таккычлар катнашындагы хокук бозулар һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан үткәрелә.
- Бу чорда үзйөрешле техника һәм таккычларның техник торышы файдалану вакытында тикшереләчк, - ди бүлекнең баш дәүләт инженер-инспекторы Дмитрий Кудряшов. - Шулай ук эксплуатацияләүгә рөхсәт кәгазьләре, теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм дөрес урнаштырылуына, йөртүченең тиешле таныклыгы булуына аерым игътибар биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев