Таләпләргә туры китереп
"Кулай тирәлек" проекты кысаларында район үзәк хастаханәсенең бүлекләренә керү юлларына пандуслар ясалды.
Аларның кайсыларында, әйтик, поликлиникага керә торган урыннарда пандуслар моңа кадәр дә берничә иде. Тик алар нигездә бала арбалары өчен генә хезмәт итте. Хәзер әлеге проект буенча пандусларны мөмкин кадәр сөзәгрәк итеп тә, арбаларның тәгәрмәчләре чыгып китә алмасын өчен тоташ плитә түшәп тә ясау, шул ук вакытта, тотынып (этенеп) менәр өчен култыксалар да кую, шулай ук баскыч төпләрен әйбәтләп түбәләү дә каралган. Һәм подрядчылар "Энергострой+" ЯАҖ, "53нче СУ" ОООсы әлеге таләпләрне җиренә җиткереп үтәү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә эшкә җигәләр. Аерым алганда, тышкы һава температурасы суыткан шартларда бетонны һәм плитәләрне "салкын тешләүдән" саклау чаралары күрелә, култыксалар да ныклы материалдан ясала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев