Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Татарстан – Яңа гасыр”ның Нурлат территориаль бүлеге иң яхшы паркка район конкурсы үткәрергә тәкъдим итте

Кичә, 25 гыйнварда, Нурлатта "Татарстан- Яңа гасыр" республика иҗтимагый оешмасы территориаль бүлегенең чираттагы утырышы үтте.

Утырышта территориаль бүлек җитәкчесе Дамир Ишикинеев 23 декабрьдә Казанда "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗитимагый оешмасы ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы белән берлектә үткәргән "Патриотизм - это выбор..." түгәрәк өстәле эше, аның нәтиҗәләре белән таныштырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашында үткән утырышта үсеп килүче буынга патриотик, хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүне оештыру мәсьәләләре каралган. Икенче көн тәртибе буенча сүзне "Яшьләр гвардиясе" яшьләр оешмасы лидеры Ленар Әһлиуллин дәвам итте, ул оешманың еллык эшенә йомгак ясады һәм Нурлатта да иҗтимагый яшьләр палатасы булдыру инициативасы белән чыкты. Шунда ук оешма әгъзалары республика буенча киләсе елга планлаштырылган "Районның мәдәни символы" һәм Студент җырлары фестивалендә катнашу хакында сүз алып бардылар, тиешле карарлар кабул иттеләр. Соңыннан исә 2015нче елда Татарстанда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елында Нурлат районы территориясендә үткәреләчәк чараларга тукталдылар. Бүлекчә җитәкчесе Дамир Ишкинеев районда авыл җирлекләре, микрорайоннар, торак-коммуналь ширкәтләре, оешма-предприятиеләр арасында иң яхшы парк һәм скверга конкурс үткәрергә тәкъдим итте. Бу уңайдан башка кызыклы тәкъдимнәр һәм фикерләр дә булды. Тулаем алганда, оешма әгъзалары бүлекчәнең еллык эше канәгатьләнерлек дип билгеләп үттеләр һәм алга таба да тыгыз хезмәттәшлектә һәм нәтиҗәле эшләү бурычы куйдылар.
Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары, Совет әгъзасы Флюра Ногманова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев