Ул күпсанлы Интернет- кулланучыларга Татарстанның яңа йөзен күрсәтәчәк.
Конкурсны "Команда 2013" һәм "Кадровый резерв" оештырдылар. Ә аның идеясен социаль челтәргә #нашареспублика хэштегы белән фотография куйган ТР Президенты Рөстәм Миннеханов биргән.
Конкурста теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен гаилә, хезмәт, республика темасына фотоларны инстаграмада яисә твиттерда кую гына кирәк. Фотографиянең #нашареспублика хэштегы белән булуы шарт. Конкурска нәтиҗәләр көзен ясалачак.