Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Түбән Нурлатта яшәүче Тәзкирә Алякимованың шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Түбән Нурлатта яшәп иҗат итүче Тәзкирә Алякимованың “Яшәү – үзе бер могҗиза” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Әлеге китап җирле шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан балаларыннан истәлек-хатирә буларак басылган.

 – Б у  м и н е м  ө ч е н  көтелмәгән бүләк булды, – дип фикерләре белән уртаклашты Тәзкирә Закир кызы. – 6нчы сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза башлаган идем. Беренче шигырем әле дә күңелем түрендә, ул Вьетнам вакыйгаларына багышланган иде. Ул вакытта, башлыча, фронттан кайткан укытучылар белем биргәнгәме, шигырьләремне сугыш, армия, солдатлар, тынычлык темаларына яздым. Шигырьләремнең кайберләре, авылдашларым турында язган мәкаләләрем “Дуслык” газетасында да басыла барды. Яшьрәк чакта, в а к ы т ю к л ы к т а н м ы , сирәгрәк яза идем. Хәзер исә күңелемдә шигырь юллары ешрак туа. Алар миңа зур юаныч бирә, күңелемне үсендереп җибәрә.

Реклама

Җ ы е н т ы к т а Тә з к и р ә А л я к и м о в а н ы ң 8 0 г ә якын шигыре тупланган. Исеменнән күренгәнчә, биредә күбрәк тормыш турында уйланулар, яшәү фәлсәфәсе, яшьләргә үгетнәсыйхәтләрне үз эченә алган шигырьләр урын алган. Тәзкирә Закир кызы белдерүенчә, тиздән ул үзен әдәбиятның тагын бер юнәлешендә сынап карарга җыена икән – күңелендә гаилә темасын яктырткан пьеса туып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X