Тегүчеләр бар
Халыкның мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 27 хатын-кыз тегүче һөнәренә ия булдылар.
- Укуларны аграр техникум базасында оештырдык. Хатын-кызлар 3 ай дәвамында тегүче һөнәренең барлык нечкәлекләренә өйрәнделәр. Араларында Яңа Иглайдан, Аксумладан да йөреп укучылар булды, - ди үзәкнең өлкән инспекторы Зөлфия Сөнгатуллина.
Аграр техникум базасында бүгенге көндә 29 хатын-кыздан торган икенче төркем шулай ук тегүче һөнәрен үзләштерә. Аларның укулары ноябрь азагына тәмамланачак. Алар өчен районда ачылырга тиешле тегү фабрикасында эш урыннары булдырырга планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев