Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Тикшерүләр бара

    Бары тик күршеләрнең уяулыгы һәм янгын сүндерүчеләрнең җитез эш итүе генә узган атнада Электростанция урамындагы 5 катлы йортта янгын чыгуга киртә булды.

    Күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсендә аның тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү аркасында чыгуын әйттеләр. 125нче янгын частеның диспетчерлык пультына пәнҗешәмбе көнне 21.58 сәгатьтә сигнал кергән. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче күршеләре фатирдан тәмәке тоткан килеш йоклап киткән исерек хуҗаны алып чыгып өлгергәннәр. Аннан янгын сүндерүчеләр белән бергәләп фатирдан пыскып торучы әйберләрне чыгарганнар.
    Шул ук чорда күзәтчелек бүлекчәсе яраклылык сертификаты булмаган пиротехник эшләнмәләрне сату һәм саклауны ачыклау буенча рейдлар уздырды. Рейдлар барышында яңа ел чыршылары куелачак мәктәпләрнең дә, балалар бакчаларының да янгын сүндерү чараларының, автомат янгын сигнализацияләренең, запас чыгу юлларының һәм электр хуҗалыгының төзеклеге тикшерелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: