Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Тирәлек уңай булсын

"Һәр яңа объект, учреждение һәм йорт мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен уңайлыклы итеп, аларның мәнфәгатьләрен уйлап төзелергә тиеш", - диде район һәм шәһәр башлыгы Наил Шарапов ТР Президенты каршындагы инвалидлар эшләре буенча Советның видеорежимда үткәрелгән утырышында катнашканнан соң.

Республиканың "Кулай тирәлек" программасында катнашуы әлеге утырышта төп тема буларак каралды. Әлеге программа бөтен республикада зур масштаб белән үтә, Нурлатта да шактый эшләр башкарылырга өлгерде инде. Тик район башлыгы бу уңайдан эшләнгәннәрдә генә тукталып калмаска, алга таба да дәвам иттерергә кирәк булачак, диде. Төзелгән объектларны инвалидлар өчен үзгәртеп коруга караганда баштан ук проектка кертеп төзү яхшырак булачагына игътибар юнәлтте. Бу - төзелешкә генә түгел, урам чатларындагы светофорларга да кагыла. Бүгенге көндә шәһәрдә нибары ике светофор гына сукырлар өчен махсус сигнал белән җиһазландырылган бит.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X