Түләүсез ярдәм
24 октябрьдә Россиядә үтәчәк Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көненә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе дә кушыла.
Бу көнне җирле бүлекчәдә (Хәммәдиев ур., 19) иртәнге 8дән көндезге 1нче яртыга кадәр ТР Нурлат нотариаль округы нотариуслары Гөлнара Мөбарәкшина белән Ирина Щекач, ә 1нче яртыдан кичке 5кәчә ТР Адвокатлар коллегиясенең Нурлат филиалы мөдире Галина Миннебаева халыкка төрле сораулар буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев